Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан Президенты азнакайлыларны районның 85 еллык юбилее белән котлады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Азнакай районына эш сәфәре кысаларында районның 85 еллыгына һәм «Азнакаевскнефть»нең 60 еллыгына багышланган тантаналы чараларда катнашты. Чара "Юбилейный" стади...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Азнакай районына эш сәфәре кысаларында районның 85 еллыгына һәм «Азнакаевскнефть»нең 60 еллыгына багышланган тантаналы чараларда катнашты. Чара "Юбилейный" стадионында узды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә .

print_1593787_1673234 Фото: president.tatarstan.ru
"Сезнең район бай тарихы һәм республика икътисадына керткән өлеше белән горурлана ала. Бу район һәм республика икътисады нигезен формалаштыручы нефтьчеләр, барлык азнакайлылар, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, шулай ук бизнес бергәлек вәкилләре, социаль һәм шәһәр хуҗалыгы хезмәткәрләре, иҗади интеллигенциянең хезмәт нәтиҗәсе", - дип мөрәҗәгать итте азнакайлыларга Татарстан Президенты.
Республика лидеры җирле сугыш һәм хезмәт ветераннарына рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм Азнакай 4 Советлар Союзы Герое, 8 Социалистик хезмәт герое, Россия героен үстергән дип белдерде.
"Районыгыз үзгәреш кичерде, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. - Биш елда районда 110 мең кв. метрдан артык торак, 24 спорт объекты, 9 сәламәтлек саклау объекты, 5 мәдәният объекты, 7 мәгариф учреждениесе, парклар төзелде. Бүген Азнакай - республиканың иң төзек районнарның берсе".
 
Татарстан Президенты идарә ветераннарына үзләрен аямыйча һәм геройларча хезмәт куюлары, шулай ук республика нефтьчеләренең бүгенге казанышларының нигезе булган патриотлык рухы өчен рәхмәт белдерде.
print_1593787_1673294
 

Комментарийлар