Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан Президенты авыл фельдшеры Зөфәр Сафинны машина белән бүләкләде

"Ел табибы - Ак чәчәкләр-2018" бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында Татарстан Президенты бүләге - автомобиль Алексеевск табибына тапшырылды. Фото: Рамил ГалиАлексеевск үзәк район хастаханәсенең Ю...

"Ел табибы - Ак чәчәкләр-2018" бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында Татарстан Президенты бүләге - автомобиль Алексеевск табибына тапшырылды.
0177 Фото: Рамил Гали
Алексеевск үзәк район хастаханәсенең Юеш-Көрнәле фельдшер-акушерлык пункты мөдире Зөфәр Сафин шушы бүләккә лаек дип табылган. Машина ачкычларын ул Рөстәм Миңнехановтан кабул итеп алды.
Зөфәр Сафин хезмәт күрсәтә торган участокта күрсәткечләр югары. Авылда 900 дән артык кеше яши. Өч ел эчендә туу күрсәткечләре 16,3 процентка үскән, үлем 28,8 процентка кимегән. Ул эшләгән 34 ел эчендә аналар һәм балалар үлеме бөтенләй теркәлмәгән. Соңгы 5 ел эчендә туберкулез һәм яман шеш авырулары теркәлмәгән. Зөфәр Сафин булачак аналар мәктәбен дә оештырган, анда хатын-кызлар гына түгел, әти булырга әзерләнүче ир-атлар да килә.
"Хезмәтне, олыларны ярату шушы казанышларга китерде. Шушы 34 ел эчендә минем хезмәт кенәгәсендә бер генә язу. 84 елны тәмамлап, туган ягыма эшкә кайттым, шуннан бирле эшләдем. Безнең эш билгеле бер вакыт кысаларында гына түгел бит, төнлә дә чыгып китәбез, иртән дә, төн уртасында да, табын артыннан да. Вакыт белән санашып тормыйбыз. Минем 82 яшьлек әнием бар, мин чыгып киткәч, телефон төбендә диспетчер сыман ул кала, - дип сөйләде Зөфәр Сафин журналистларга. - Бик зур рәхмәт, көтелмәгән бүләк булды бу. Бу бүләк минеке генә түгел, мин үзем генә эшли алмыйм бу эштә, бездә нык бердәм коллектив. Бу машина минем пациентларыма да".
Яңа машина хуҗасы, авыл зур булганлыктан, көненә берничә тапкыр 7-8 километрны җәяү йөреп узарга туры килгәнлеген әйтте. "Моңарчы җәяү йөри идек. Хәзер машина белән йөрисе булыр", - диде.
Зөфәр Сафин сәламәтлек сере турында киңәшләрен дә бирде. "Юкка-барга баш ватмаска, дөрес ашарга, үз-үзеңне карарга кирәк. Хәзер тормышлар авыр бит, шуңа кайбер нәрсәләрне колак читеннән читкәрәк җибәрсәң яхшы", - диде ул.
 
http://tatar-inform.tatar/

Комментарийлар