Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан Президенты 25 сентябрьдә еллык Юллама белән мөрәҗәгать итәчәк

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутатларына еллык Юллама белән 25 сентябрьдә парламентның 2нче утырышында чыгыш ясаячак. Утырыш 10.00 сәгатьтә Казанның С.Сәйдә...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутатларына еллык Юллама белән 25 сентябрьдә парламентның 2нче утырышында чыгыш ясаячак. Утырыш 10.00 сәгатьтә Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында узачак. Бу хакта бүген парламентның Президиум утырышында хәл ителде.
Татарстан Президенты 25 сентябрьдә еллык Юллама белән мөрәҗәгать итәчәк
Парламент Секретаре Лилия Маврина хәбәр иткәнчә, 2нче утырышта бер генә мәсьәлә каралачак – ТР Президентының "Татарстан Республикасы тышкы һәм эчке хәле турында" еллык Юлламасы. Утырышка 100 депутаттан кала, залдагы урыннар санына карап, 600 кеше чакырылган. Алар арасында – муниципаль берәмлекләр, эре предприятиеләр, учреждениеләр җитәкчеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре булачак. Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгате радио һәм телевидение аша трансляцияләнәчәк.
Шул ук көнне депутатлар 3нче утырышларын да үткәрәчәк. “Тулы составта җыелудан файдаланып, 3нче утырышта кичектергесез мәсьәләләрне караячакбыз”, – диде парламент җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин.
3нче утырыш ТР Дәүләт Советы бинасының утырышлар залында 12.00 сәгатьтә башланачак. Көн тәртибенә куелган закон проектларының бер өлеше финанс өлкәсенә кагылачак. Шулай ук федераль закон проектлары да тикшереләчәк. Республика Президентының ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгын Цифрлы үсеш, дәүләт идарәсе, цифрлы технологияләр һәм элемтә министрлыгы итеп үзгәртергә дигән тәкъдиме дә каралыр дип көтелә. "3нче утырышка 150 кеше чакырулы", - диде Лилия Маврина.

  • Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының Президиумы составы бүген парламентның 1нче утырышында расланды. Аның эшендә Хафиз Миргалимов, Рөстәм Мөхәммәдиев, Альбина Насыйрова, Николай Савицких, Алексей Созинов, Рамил Төхвәтуллин, Шакир Яһудин, Леонид Якунин кебек депутатлар катнаша.


Фото: архив татар-информ

https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/20/193970/

Комментарийлар