Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Мактау ордены белән бүләкләнде
Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Татарстан Премьер-министры Алексей Песошинга Мактау ордены тапшырды. Россия Федерациясенең дәүләт бүләкләрен тапшыру т...
Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Татарстан Премьер-министры Алексей Песошинга Мактау ордены тапшырды. Россия Федерациясенең дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы Түбән Новгородта узды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Алексей Песошинны “хезмәттә ирешкән уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте” өчен бүләкләү турында боерыкны март ахырында Россия Президенты Владимир Путин имзалаган.
Шулай ук Мактау ордены В.Д.Шашин исемендәге ПАО “Татнефть” генераль директорының беренче урынбасары – баш инженер Наил Ибраһимовка да тапшырылган.

- "Татарстанның вице-премьеры – республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Александр Невский ордены белән бүләкләнгән иде.
Комментарийлар