Татарстан почта бүлекләрендә 2015 ел бәяләреннән алдан ук вакытлы матбугатка язылу кампаниясе башланды
Татарстан почта бүлекләрендә вакытыннан алда вакытлы матбугатка 2015 ел бәяләреннән язылу кампаниясе башланды. Россия почтасы клиентлары яраткан газета-журналларына үткән елгы бәядән языла ала, дип х...
Татарстан почта бүлекләрендә вакытыннан алда вакытлы матбугатка 2015 ел бәяләреннән язылу кампаниясе башланды. Россия почтасы клиентлары яраткан газета-журналларына үткән елгы бәядән языла ала, дип хәбәр итә "Татарстан почтасы" матбугат хезмәте.

2016 елның икенче яртыеллыгына республиканың барлык 1105 почта бүлекләрендә язылып була. Клиентларга уңайлы булсын өчен, барлык филиалларда да бердәм автоматлаштырылган язылу системасы эшли, ул барлык язылу агентлыклары каталоглары буенча басмага иң түбән бәяне тиз арада сайлау мөмкинлеген бирә, ә бу хезмәтне теркәү процессын тизләтә.
Хәзер Россия почтасы каталогында 650дән артык басма тәкъдим ителгән. Берничә ысул белән язылырга мөмкин: теләсә кайсы почта элемтәсе бүлегендә, почтальонны әйгә чакыртып, podpiska.pochta.ru һәм uslugi.tatarstan.ru сайтларына кереп.
Россия почтасы өчен язылу институтына ярдәм - иң мөһим социаль функцияләрнең берсе. Учреждение нәшриятлар белән актив хезмәттәшлек итә һәм газета-журналларга язылу бәясе буенча гына түгел, аны теркәү күзлегеннән дә уңайлы булсын өчен тырыша. Яңа сервислар вакытлы матбугатка почта бүлекләрендә язылырга күнеккән клиентлар өчен дә, актив интернет-кулланучылар өчен дә процедураны тизләтә һәм гадиләштерә.
Бу тема буенча тулырак мәгълүматны podpiska.pochta.ru сайтында табырга була.

Комментарийлар