Татарстан пенсионерларына яңача өстәмә социаль түләүләр биреләчәк
Татарстан пенсионерларына өстәмә социаль түләүләрне яңача бирә башлыйлар. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә Россия Пенсия фондының Татарстан буенча б...
Татарстан пенсионерларына өстәмә социаль түләүләрне яңача бирә башлыйлар. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлегенең социаль түләүләр бүлеге җитәкчесе Гөлсинә Сабирова хәбәр итте.
![ТаÑаÑÑÑан пенÑионеÑлаÑÑна ÑңаÑа Ó©ÑÑÓÐ¼Ó ÑоÑÐ¸Ð°Ð»Ñ ÑүлÓүлÓÑ Ð±Ð¸ÑелÓÑÓк](https://tatar-inform.tatar/upload/image/2019/05/06/033.jpg)
Моңа кадәр пенсия һәм башка төрле социаль түләүләр артканда, федераль социаль ярдәм кими иде. 1 апрельдән гамәлгә кергән федераль закон нигезендә, хәзер пенсия күләме башта яшәү минимумына кадәр җиткереләчәк һәм шуңа өстәп индексация, башка төрле социаль түләүләр булачак.
![](https://www.tatar-inform.ru/upload/image/gallery/2019/05/06/VVS_0064.jpg)
- Федераль закон нигезендә, пенсиясе яшәү минимумыннан аз булган эшләмәүче пенсионерларга өстәмә социаль түләүләр каралган. Татарстанда пенсионерларның яшәү минимумы 8 мең 232 сум тәшкил итә.
Яңача социаль түләүләрне якынча 80 меңгә якын татарстанлы ала алачак. Әлеге акчалар 1 гыйнвардан имминият пенсиясе индексацияләнүчеләргә дә, 1 февральдән айлык акчалата түләүләре индексацияләнгән гражданнарга да, 1 апрельдән дәүләт пенсияләре индексацияләнүчеләргә дә яңадан исәпләнеп, май аенда тапшырылачак.
Моның өчен Пенсия фондына да, башка хезмәтләргә дә мөрәҗәгать итү таләп ителми. Социаль түләүләр бары эшләмәүче пенсионерларга гына бирелә.
Комментарийлар