
Әлеге чара уңаеннан сәгать 11дә "Веломан И.Я." музее янында бәйрәм концерты оештырыла, Казан парклары буйлап велоквест уздырыла һәм "Казан яр буе – Иске Аракчино" маршруты буенча бер көнлек велоузыш үткәрү ниятләнгән.
Веломарафонның озынлыгы - якынча 1 мең чакрым. Катнашучылар ике атналап юлда була. Алар Казан, Чаллы, Болгар, Әлмәт, Нурлат, Бөгелмә, Мамадыш һәм Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәрендә булачак.
Комментарийлар