Татарстан музейларына бушлай керергә теләүчеләр саны арткан
Һәр айның беренче сишәмбесендә Татарстан музейларына түләүсез кереп була. Быел 32,1 мең кеше әлеге мөмкинлектән файдаланган.«Мәдәният учреждениесенә ихтыяҗ булуының бер күрсәткече – мөмкинлек булганда...
Һәр айның беренче сишәмбесендә Татарстан музейларына түләүсез кереп була. Быел 32,1 мең кеше әлеге мөмкинлектән файдаланган.
«Мәдәният учреждениесенә ихтыяҗ булуының бер күрсәткече – мөмкинлек булганда аңа бушка керү теләге булу. 2021 елның I кварталында шундый мөмкинлектән 14,6 мең кеше файдаланса, быел ул сан 120 процентка арткан», дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге.
Музейларга йөрүчеләр турындагы мәгълүматны министрлыкның киңәйтелгән киңәшмәсендә ТР Милли музееның генераль директоры Алиса Вяткина җиткерде.

Комментарийлар