Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте Россиянең БМО каршында аерым статус алган беренче һәм бердәнбер мөселман дини оешмасы булды

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенә БМОның Икътисад һәм социаль советы (ЭКОСОС) каршында консультатив статус бирелде, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте. Әлеге карар 2018...

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенә БМОның Икътисад һәм социаль советы (ЭКОСОС) каршында консультатив статус бирелде, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте.
 
img_20180514_121120_1
Әлеге карар 2018 елның 17 апрелендә ЭКОСОСның Координация һәм идарә буенча утырышында кабул ителде. Аның барышында БМОның ЭКОСОС каршында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенә махсус консультатив статус бирү турында НПО буенча Комитет доклады хуплау тапты. Шулай итеп, Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Россиядә шундый статус алган беренче һәм бердәнбер мөселман дини оешмасы булып тора. Әлеге статус бирелү, һичшиксез, Татарстан Республикасында конфессияләр, мәдәниятләр һәм милләтләр арасында тотрыклы мөнәсәбәтләр тәэмин итү һәм традицион ислам кыйммәтләрен ныгыту өлкәсендә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлеген халыкара дәрәҗәдә тану булып тора.
ЭКОСОС – Берләшкән Милләтләр Оешмасының (БМО) төп органнарының берсе, ул БМОның икътисади, социаль өлкәләр һәм аның махсуслашкан учреждениеләр буенча хезмәттәшлеген көйли. Совет 1945 елда БМО Уставы белән Берләшкән Милләтләр Оешмасының алты төп органнарының берсе буларак оештырыла. БМО офисларында төрле чараларда катнашу мөмкинлеге бирә торган консультатив статусны алу өчен Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте гаризаны 2016 елда бирде.
Консультатив статус БМО тарафыннан хөкүмәтнеке булмаган оешмаларга (НПО) Икътисад һәм социаль совет каршында БМОның Уставы һәм башка төп документлары нигезендә бирелә. Консультатив статусның өч төре бар: ростер (чикле), махсус, гомуми (югары). Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте махсус консультатив статуска ия булды, ул ЭКОСОС белән генә түгел, БМОның күп кенә башка оешмалары һәм структуралары белән хезмәттәшлек алып бару мөмкинлеген бирә. Моннан тыш, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәзер халыкара конференцияләрдә катнашу, язмача һәм телдән гаризалар белән чыгыш ясау, параллель чаралар оештыру мөмкинлегенә ия. Шулай ук БМО ЭКОСОС каршындагы консультатив статус, үз тәҗрибәсенә турыдан-туры таянып, төрле сораулар буенча эксперт анализы үткәрү, халыкара килешүләр үтәлеше мониторингын алып барырга ярдәм итү, җәмәгатьчелекнең игътибарын билгеле бер сорауларга юнәлтү, БМОның максатларын алга сөрүдә мөһим роль уйнау мөмкинлеге бирә.
Халыкара элемтәләр һәм чит ил партнёрлар белән бәйләнешләр үсеше Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте өчен өстенлекле юнәлешләрдән санала. Мәдәни, рухи-мәгърифәт һәм социаль проектларны тормышка ашыруда бай тәҗрибәгә таянып, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенә ерак һәм якын чит илләрдән кызыксыну елдан-ел арта бара. Тәҗрибә алмашу, татар рухи мирасы һәйкәлләрен өйрәнү һәм кайтару – болар барысы да Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең халыкара элемтәләрне тормышка ашырудагы максатлары. Шулардан чыгып, Татарстан мөфтие, ТР Иҗтимагый палата әгъзасы Камил хәзрәт Сәмигуллин Страсбургта Европа Советы һәм Варшавада ОБСЕ эшендә катнаша, шулай ук киләчәктә вакыф һәм дөньяның әйдәп баручы университетлары белән хезмәттәшлек алып бару өчен Ислам Банкы Үсеше белән элемтәләр җайга салынган.

Комментарийлар