Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан мөселманнары хаҗга арзанрак бәягә бара ала

Быел Татарстан мөселманнарына  хаҗга бару арзангарак төшәчәк. Мәккәгә туры булмаган маршрут сайлаганда нибары 120 мең түләргә туры киләчәк.Яңа тариф Мәскәүдән Дубайга очуны үз эченә ала. Анда хаҗ кылу...


Быел Татарстан мөселманнарына  хаҗга бару арзангарак төшәчәк. Мәккәгә туры булмаган маршрут сайлаганда нибары 120 мең түләргә туры киләчәк.



20131707113610untitled
Яңа тариф Мәскәүдән Дубайга очуны үз эченә ала. Анда хаҗ кылучыларны автобус көтәчәк, ул аларны Мәккәгә илтәчәк тә. Үз чиратында стандартлы программа да сакланачак. Бу очракта хаҗ бәясе 240 меңгә төшәчәк.
2016 елда очу 26-27 августка билгеләнгән. Программага карап Татарстан хаҗ кылучылары сентябрь уртасында яки ахырында кайтачак. Татарстанлылар 10 яки 14 көнлек кыскартылган программаны яки озынрагын -  21-25 көнлеген сайлый ала.

 
http://intertat.ru/tt

Комментарийлар