Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан мөфтие мәчет проектына хәер-фатыйхасын бирде

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казан шәһәрендә салынырга планлаштырылган “Җомга” мәчетен төзү эшләрен кайгыртып йөрүче төркем белән очрашты һәм салыначак гыйбадәт йортының эскиз проектын хуп...

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казан шәһәрендә салынырга планлаштырылган “Җомга” мәчетен төзү эшләрен кайгыртып йөрүче төркем белән очрашты һәм салыначак гыйбадәт йортының эскиз проектын хуплады,  дип хәбәр итә ТР мөселманнарының диния нәзарәте матбугат хезмәте.
dsc07686 Фото: //dumrt.ru
Очрашуда “Өмет йолдызы” хәйрия фонды президенты Миңнегол Сафин һәм төзеләчәк мәчетнең имамы Равил хәзрәт Вәлиев проект турында сөйләделәр, аның микрорайон халкына зур бүләк булачагын җиткерделәр. Хәзерге вакытта мәчет төзү эшләрен башкарачак төзелеш компаниясе сайлап алынган.
Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә башкалабызда алтмыштан артык мәчеттә җомга намазлары алып барыла. Республикабыз буенча теркәлгән мәхәлләләрнең саны мең ярым тирәсе.

Комментарийлар