Татарстан мөфтие «Корбан» сүзенең мәгънәсен аңлатты
«Корбан» дини терминының әһәмияте турында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең телеграм-каналында язган.«Корбан» сүзе «якынаерга», «якынрак б...
«Корбан» дини терминының әһәмияте турында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең телеграм-каналында язган.
«Корбан» сүзе «якынаерга», «якынрак булырга» дигәнне аңлата. Исламда Корбан — милек белән кылына торган табыну төрләренең берсе. Бу Аллаһы Тәгаләгә игелек кылу билгесе», — дип билгеләп үтә Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Мәҗбүри корбан чалу һиҗри календаре буенча икенче ел була, һәм шуннан бирле корбан итенең бер өлеше Корбан кылган гаилә тарафыннан кулланыла, ә бер өлеше — таратыла.
«Корбан терлегенең ите, беренче чиратта, ярлы, аз керемле кешеләргә бүлү өчен каралган. Шуңа күрә исламда корбан чалу кешелеклелекнең һәм юмартлыкның чын чагылышы булып тора», — дигән Татарстан мөфтие.

Комментарийлар