Татарстан министрлыкларының татар телен куллану/кулланмауларын күрсәтүче сайт ачылды
Сайт адресы — http://bez.tatar/Рейтинг критерийлары: беренчесе – элмә такталарның дәүләт телләрендә бертигез һәм хатасыз язылуы; икенчесе – гражданнарга ике телдә хезмәт күрсәтү; өченчесе – рәсми сайт...
Сайт адресы — http://bez.tatar/
“Ә – –” билгесенә лаек булучылар – барлык критерийлар нигезендә начар баллар алучы. Болар татар телен бар дип тә белми, ике дәүләт телен бертигез күрми. Бик начар!
“Ә –” билгесенә лаек булучыларда татар теленә шулай ук икенчел караш сизелә. Бары тик бер критерий буенча гына уңай күренеш ачыкланды. Эшчәнлекне артка сөйрәүче сәбәпне ачыклап нәтиҗә ясарга вакыт.
“Ә” билгесенә лаек булучылар исемлекнең уртасында урнашты. Биредә дүрт критерий буенча эшчәнлекнең икесе начар, икесе уңай дип бәяләнде. Бу – үзгәрер өчен бер сигнал!
“Ә +” билгесенә лаек булучыларда дүрт критерийларның берсендә генә җитешсезлек ачыкланды. Бераз гына тырышканда уңай нәтиҗәгә ирешеп була.
“Ә + +” билгесенә лаек булучылар –Татарстанның дәүләт телләренә бертигез карашта булып идеаль эшчәнлек алып баручылар.
Рейтинг критерийлары: беренчесе – элмә такталарның дәүләт телләрендә бертигез һәм хатасыз язылуы; икенчесе – гражданнарга ике телдә хезмәт күрсәтү; өченчесе – рәсми сайтлар, аккаунтларда ике телдә мәгълүмат җиткерү; дүртенчесе – норматив документлар, кануннар, планнарны ике телдә тәкъдим итү.
Исемлекнең иң башында – татар телен инкарь итүчеләр. Азагында – Татарстанның “Дәүләт телләре турында”гы законны идеаль рәвештә үтәүчеләр.

Комментарийлар