Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан Милли китапханәсе китаплары иң күп укылган язучыларны котлый

Татарстан Милли китапханәсе 2017 елда иң күп укылган китапларның авторларын котлый. ТР Милли китапханәсенең конференцияләр залында барган "Ел китабы - 2017" бәйгесенә нәтиҗә ясалган тантана бара.Танта...

Татарстан Милли китапханәсе 2017 елда иң күп укылган китапларның авторларын котлый. ТР Милли китапханәсенең конференцияләр залында барган "Ел китабы - 2017" бәйгесенә нәтиҗә ясалган тантана бара.
Татарстан Милли китапханәсе китаплары иң күп укылган язучыларны котлый
Тантананы ТР Милли китапханәсе директоры урынбасары Ирек Һадиев башлап җибәрде. "Ел китабы" бәйгесе сайлау алдында калган укучылар өчен юлкүрсәткеч булып тора дип саный Ирек Һадиев. "Әлеге бәйге әдипләребезне таныту өчен зур роль уйный, аларның рухын күтәрә", - диде ул.
"Ел китабы" бәйгесенә зур булмаган ризасызлыклар бәйгегә булган кызыксыну билгесе", - дип дәвам итте Ирек Һадиев.
2017 елның иң күп укылган китап авторларына диломнарны Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәехов, ТР Милли китапханәсе директоры урынбасары Ирек Һадиев, Мәскәү кунагы Рифат Сираҗетдинов, Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов тапшырды.
"Ел китабы" конкурсында 328 китап катнашкан. Җиңүчеләр алты номинациядә билгеләнгән
Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/16/184620/

Комментарийлар