Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан Милли китапханәсе җәйге сезонга волонтерлар җыя

ТР Милли китапханәсе җәйге сезонга волонтерлар җыюны игълан итте. Ирекле ярдәмчеләргә террасада чаралар оештыру һәм социаль челтәрләрдә китапханә аккаунтлары өчен контент булдыру белән ярдәм итәргә ту...

ТР Милли китапханәсе җәйге сезонга волонтерлар җыюны игълан итте. Ирекле ярдәмчеләргә террасада чаралар оештыру һәм социаль челтәрләрдә китапханә аккаунтлары өчен контент булдыру белән ярдәм итәргә туры киләчәк.
Волонтерлар мәдәни учреждениедә эшләү тәҗрибәсен алачак, фикердәшләре белән танышачак, үз идеяләрен һәм проектларын тормышка ашыра алачак. Моннан тыш, аларның китапханәдә үткәрелә торган чараларда бушлай катнашу мөмкинлеге дә булачак, дип хәбәр итә ТР Милли китапханәсенең матбугат хезмәте.
Төп таләп – волонтерлар 16 яшьтән өлкәнрәк булырга тиеш. Китапханә волонтерлык хәрәкәтенә кушылу өчен, чатка сылтама буенча керергә кирәк. Анда гомуми җыелыш турында мәгълүмат бастырылача.
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-milli-kitapxanase-aige-sezonga-volonterlar-yya-5854762

Комментарийлар