Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан милли басмалар чыгару буенча Россия төбәкләре арасында рекорд куйган

Россиядә милли телләрдә чыга торган һәр бишенче басма Татарстанда нәшер ителә һәм таратыла. Республика милли матбугат чаралары саны буенча абсолют рекорд куйган. Бу турыда Россия цифрлы үсеш, элемтә һ...

Россиядә милли телләрдә чыга торган һәр бишенче басма Татарстанда нәшер ителә һәм таратыла. Республика милли матбугат чаралары саны буенча абсолют рекорд куйган. Бу турыда Россия цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Алексей Волин «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының коллегиясе утырышында хәбәр итте.
Татарстан милли басмалар чыгару буенча Россия төбәкләре арасында рекорд куйган
«Без Татарстанның милли телләрне үстерүдәге уңышларына шатланабыз. Татарстан бу өлкәдә лидер. Россиядә 2,5 мең массакүләм мәгълүмат чарасы милли телдә нәшер ителә. Милли матбугат чараларының 22 проценты Татарстанга туры килә. Бу беркем дә куймаган рекорд», – диде Алексей Волин.
Республика хакимияте рус телендә чыга торган басмалар турында да онытмый, диде министр урынбасары. «Республикада рус телендә чыга торган басмалар актив үсеш ала һәм без игътибар белән күзәтәбез», – диде ул.
Татарстанда 574 милли матбугат чарасы теркәлгән. Басма матбугат чараларының күбесе аудиторияләрен уңышлы арттыра. Мисал өчен, чуваш телендә чыга торган “Сувар” республика газетасы бер ел эчендә социаль челтәрләрдә язылучылар санын 23 процентка арттырган һәм 9 мең укучы җыйган. “Сувар” газетасы сайтына ай саен 2 мең кеше керә.

Фото: Владимир Васильев

Комментарийлар