Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан мәктәпләрендә муниципаль полиция эшли башлый

1 сентябрьдән Татарстан мәктәпләрендә муниципаль полиция эшли башлый. Бу хакта Татарстан Эчке эшләр министрлыгының балигъ булмаганнар эшләре буенча һәм участок полиция хезмәткәрләре эшчәнлеген оештыру...


1 сентябрьдән Татарстан мәктәпләрендә муниципаль полиция эшли башлый. Бу хакта Татарстан Эчке эшләр министрлыгының балигъ булмаганнар эшләре буенча һәм участок полиция хезмәткәрләре эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы Зөфәр Гәрәев җиткерде.



567873
Аларны балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек хезмәткәрләренә ярдәм максатыннан оештырмакчылар.  Шул хактагы канун проектын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплаган. Хәзер республикада 800 инспектордан торган төркем формалаша. Алар иң зур мәктәпләргә һәм имин булмаган вәзгыять хакимлек иткән урыннарга җибәреләчәк. Казан мәктәпләрендәге муниципаль полиция хезмәткәрләре аена 15 мең сум, ә районнарда бераз азрак акча алачак.

 
http://intertat.ru/tt/

 

Комментарийлар