Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Тәрбиячеләр көне белән котлады

Сезгә һөнәри осталык, рухи юмартлык һәм сайлаган һөнәрегезгә тугрылыклы булганыгыз өчен зур рәхмәт белдерәм, диелә министр котлавында.ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Бо...

Сезгә һөнәри осталык, рухи юмартлык һәм сайлаган һөнәрегезгә тугрылыклы булганыгыз өчен зур рәхмәт белдерәм, диелә министр котлавында.
ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Тәрбиячеләр көне белән котлады. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Хөрмәтле мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре һәм хезмәткәрләре!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!
Кешенең тормышы балалар бакчасыннан башлана. Нәкъ менә сез баланы әхлак һәм тормыш нигезләренә өйрәтәсез. Аның кем булып үсәчәге күп яктан сезнең белемнәр, тәҗрибә, ярату һәм түземлектән тора.
Баланы бакчага биргәндә, әти-әниләр барыннан да элек сабыйга анда уңайлы булуын тели. Шунлыктан сабыйны балаларны яратучы, аның белән уртак тел таба, кызыксындыра белүче, талант һәм сәләтләрен үстерергә сәләтле кешеләрнең каршы алуы бик тә мөһим. Республика балалар бакчаларында 22 меңгә якын педагог, 30 мең хезмәткәр (аш пешерүчеләр, кече тәрбиячеләр, медицина шәфкать туташлары, кер юучылар һ.б.) эшли.
Сезгә һөнәри осталык, рухи юмартлык һәм сайлаган һөнәрегезгә тугрылыклы булганыгыз өчен зур рәхмәт белдерәм.
Эшләрегез уңышлы булсын, иҗади идеяләрегез һичшиксез тормышка ашсын! Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, күңел күтәренкелеге һәм уңышлар теләп калам», - диелә котлауда.
Фото: Салават Камалетдинов/архив
https://tatar-inform.tatar

Комментарийлар