Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан медицина тармагына кадрлар җәлеп итү буенча иң яхшы төбәк санала

Татарстан медицина тармагына кадрлар җәлеп итү буенча иң яхшы төбәк санала. Бу хакта журналистларга ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков әйтте.«Иң катлаулысы — кадрлар белән тәэминат», — диде...


Татарстан медицина тармагына кадрлар җәлеп итү буенча иң яхшы төбәк санала. Бу хакта журналистларга ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков әйтте.



«Иң катлаулысы — кадрлар белән тәэминат», — диде министр. Аның сүзләренчә, республикада табиблар сафы быел 170 кешегә арткан. Марат Садыйков, РФ сәламәтлек саклау министры бәяләмәсе буенча, моның Россиядә иң яхшы нәтиҗә булуын әйтте.


«Ел дәвамында төрле массакүләм мәгълүмат чараларында табиблар белән тәэмин ителеш буенча программа үтәлми дигән сүз булды», — ди министр. Ул бу сүзләр дөреслеккә туры килмәвен белдерде.


«Республикада төрле милек формасындагы дәвалау учреждениеләре эшли. Республика аларның барысы буенча да хисап тота. Барысын да исәпкә алып, кадрлар беән тәэмин ителеш Россия буенча уртача күрсәткечтән югарырак», — диде.


Марат Садыйков илкүләм проект буенча Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы дәвалау оешмаларын кадрлар белән тәэмин итү бурычы торганын искәртте.


Министр республиканың чит төбәкләрдән дә табиблар җәлеп итү юнәлешендә эшләгәнен билгеләп узды. Медицина хезмәткәрләрен торак белән тәэмин итүгә дә игътибар бирелә, ди ул.

 
Автор: Гөлнар Гарифуллина, Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар