Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан Мәдәният министрлыгында яңа урынбасар билгеләнде

Татарстанның Югары Ослан районы башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов Татарстан мәдәният министры урынбасары итеп билгеләнде.Бу турыда "Татар-информ" агентлыгының республика Хакимиятендәге үз ч...

Татарстанның Югары Ослан районы башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов Татарстан мәдәният министры урынбасары итеп билгеләнде.
Татарстан Мәдәният министрлыгында яңа урынбасар билгеләнде
Бу турыда "Татар-информ" агентлыгының республика Хакимиятендәге үз чыганагы хәбәр итте.
"ТР Министрлар Кабинеты Карары белән Ленар Хәкимҗанов Татарстан мәдәният министры урынбасары итеп билгеләнде", - дип сөйләде агентлык чыганагы.

  • Ленар Сәет улы Хәкимҗанов 1976 елның 11 гыйнварында Арча бистәсендә туган. 1998 елда Казан дәүләт университетын тәмамлаган. Хакимият органнарында 2004 елдан башлап эшли. 2009 елдан 2014 елга кадәр Татарстан Президенты Аппаратында эшләгән. 2014 елдан башлап Югары Ослан районы башкарма комитетын җитәкли.


Фото: Александр Эшкинин

https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/13/182498/

Комментарийлар