Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан Мәдәният министрлыгы бинасыннан 80 кешене эвакуацияләгәннәр

Татарстан Мәдәният министрлыгы бинасыннан 80 кешене эвакуацияләгәннәр.  Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтенең Кризис...

Татарстан Мәдәният министрлыгы бинасыннан 80 кешене эвакуацияләгәннәр.
 
Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтенең Кризислы вазгыятьләрдә идарә үзәге мәгълүмат һәм җәмәгатьчелек белән элемтә төркеме җитәкчесе Марат Рәхмәтуллин хәбәр итте.
Бинада электр челтәрләрендә кыска ялганыш булган.
«Бинаның беренче катында кыска ялганыш булган. Янгын чыкмады. Бу турыдагы хәбәр 11.37 сәгатьтә килде», – диде Рәхмәтуллин.
Кешеләр бинадан үзләре чыккан, янгын сүндерүчеләр ярдәме кирәк булмаган.
 
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/07/171101/

Комментарийлар