Татарстан көненә бүләк итеп "Зур сөлге" чигәләр
Чаллыда яшәүче укытучы-пенсионер Алсу Гәбделхакова теләгән һәркемне яраткан республикабызга бүләк итеп бергәләшеп "Зур сөлге" чигәргә чакыра. Ул Татарстанның Суверенитет кабул иткән көне уңаеннан...
                Чаллыда яшәүче укытучы-пенсионер Алсу Гәбделхакова теләгән һәркемне яраткан республикабызга бүләк итеп бергәләшеп "Зур сөлге" чигәргә чакыра.

Ул Татарстанның Суверенитет кабул иткән көне уңаеннан зур сөлге чигә башлаган. "Минем теләгем - бу сөлгемдә республикабызда яшәүче төрле милләт кешеләре үз бизәкләрен чиксеннәр иде", - дип сөйли Алсу ханым.
Ул үзенең чигү осталыгына теләгән һәркемне өйрәтергә әзер. Әлеге идеяне күтәреп алып, үзенә кушылырга теләгән кешеләр өчен Алсу ханым телефон номерын хәбәр итә 8-965- 629- 83- 28
 
Комментарийлар