Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан китап нәшриятының өч китабы 2018 елның иң яхшы басмасы дип танылды

Мәскәүдә “Кызыл мәйдан” китап фестивале кысаларында “Елның иң яхшы китаплары” бөтенроссия бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.Татарстан китап нәшриятының өч китабы 2018 елның иң яхшы басмасы...

Мәскәүдә “Кызыл мәйдан” китап фестивале кысаларында “Елның иң яхшы китаплары” бөтенроссия бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.
Татарстан китап нәшриятының өч китабы 2018 елның иң яхшы басмасы дип танылды
Татарстан китап нәшриятының өч китабы 2018 елның иң яхшы басмасы дип танылды. Бу хакта нәшриятның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге абруйлы конкурсны 28 ел рәттән Россиянең Китап нәшер итүчеләр ассоциациясе (АСКИ) уздыра. Конкурсның масштабы яңа нашир исемнәрен, үзенчәлекле нашир проектларын ачарга мөмкинлек бирә.

Быел конкурска төрле юнәлештәге 153 нәшрият гариза биргән. Экспертлар составына Россия фәннәр академиясенең, әйдәп баручы китапханә үзәкләренең, иҗтимагый һәм профильле оешмаларның абруйлы белгечләре кергән. Экспертлар Россиянең 50 төбәгеннән 700 артык басмага бәя бирелгән.

Татарстан китап нәшриятының берьюлы өч китабы әдәби конкурс дипломанты булган. “Вакыт белән диалог” истәлек-биографик һәм тарихи-документаль характердагы иң яхшы китап” номинациясендә “Россия һәм Нугай Урдасы багланышлары турында илчелек китаплары (1561-1566)" китабы җиңгән. Басманың авторы Динә Мостафина.

“Россия төбәкләре үсешенә ярдәм итүче иң яхшы китап” номинациясендә авторлар коллективы тарафыннан әзерләнгән “Татарстан Республикасы: тарих һәм хәзерге чор” альбом-китабы билгеләнгән.
“Гуманитар фәннәр өлкәсендәге иң яхшы китап” номинациясендә Светлана Суслованың “Татар костюмы” дигән китабы җиңгән.

Фото: пресс-служба Таткнигоиздата

https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/05/187576/

Комментарийлар