Татарстан китап нәшрияты хезмәткәре яшүсмерләр өчен китаплар юк дип белдерде
Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр редакциясе һәм махсус проектлар бүлеге җитәкчесе Айсылу Галиева “Татар-информ”да узган түгәрәк өстәлдә белдергәнчә, үсмерләр өчен китаплар юк дәрәҗәс...
Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр редакциясе һәм махсус проектлар бүлеге җитәкчесе Айсылу Галиева “Татар-информ”да узган түгәрәк өстәлдә белдергәнчә, үсмерләр өчен китаплар юк дәрәҗәсендә.
“Яшүсмерләр өчен бары Рәшит Бәшәрнең “Былбыл оясы” дигән китабын гына мисал итеп китерә алам. Ул 2016 елда чыккан иде. Бүген ул сатуда 27 данә калган. Ул болай да сатуда 300 тирәсе генә иде. Бу – тарихи-фантастик повесть”, - диде ул.
Айсылу Галиева яшүсмерләр китапларына ихтыяҗ булмауны мәктәпләрдә татар теле дәресләренең кыскартылуында күрә.
“Моның сәбәбе – мәктәпләрдә татар теле бетерелүдә. Бакчага барганчы балалар әти-әниләре белән татарча сөйләшә, баланың теле татарча ачыла, балалар бакчаларында да тәрбиячеләр татарча аралаша, татар китабына сорау бар. Ә мәктәпкә кергәч, бөтенләй башка ихтыяҗлар барлыкка килә”, - диде ул.
Аның фикеренчә, беренче сыйныфтан ук бала русча укый башлый. Класстан тыш уку өчен урыс телендәге китапларны гына бирәләр.
“Татар теле һәм әдәби уку дәресләренә бармак аша гына карау бар. Чит ил классикасын да укыйбыз, табигать турындагы әсәрләрне дә. Класстан тыш уку өчен татар әсәрләре бирелсә, татарча китап укучылар да кимемәс иде. Кызганыч, мәктәпкә кергәч, татар китабын укучылар кими дә куя”, - диде Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр редакциясе мөхәррире.

Комментарийлар