Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан китап нәшрияты Тукайның туган көне алдыннан видеороликлар бәйгесе игълан итте

Татарстан китап нәшрияты бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан «Г.Тукайны укыйбыз» дип исемләнгән видеороликлар бәйгесе игълан итте. Бу хакта нәшрият хәбәр итә.Бәйгедә катнашу өчен ...

Татарстан китап нәшрияты бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан «Г.Тукайны укыйбыз» дип исемләнгән видеороликлар бәйгесе игълан итте. Бу хакта нәшрият хәбәр итә.
Бәйгедә катнашу өчен Габдулла Тукайның әсәрен укып видеоролик төшерергә һәм видеоны 17 апрельгә кадәр Вконтакте битегездә урнаштырырга, анда @tatkniga аккаунтын билгеләп үтәргә кирәк. Шулай ук роликны tatkniga-konkurs@mail.ru электрон почтаcына җибәрергә кирәк.
Җиңүчеләр Татарстан китап нәшриятының Вконтактедагы рәсми төркемендә яшь буенча ике төркемгә -18 яшькә кадәрге һәм 18 яшьтән өлкәнрәкләргә — бүленеп ачык тавыш бирү ярдәмендә билгеләнәчәк.
Тавыш бирү 2022 елның 23 апреленә кадәр дәвам итә.
Һәр яшь төркемендә тавыш бирүнең беренче өч лидерына бүләкләү тантанасында призлар һәм махсус дипломнар тапшырылачак. Бәйгедә һәр катнашучыга сертификат биреләчәк.
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-kitap-nasriyaty-tukainyn-tugan-kone-aldynnan-videoroliklar-baigese-iglan-itte-5852782

Комментарийлар