Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан китап нәшрияты сайтында "Моабит дәфтәрләре"н түләүсез тыңлап була

Татарстан китап нәшрияты сайтында Муса Җәлилнең "Моабит дәфтәрләре"н түләүсез кулланырга мөмкин булачак. Бу хакта Татарстан китап нәшрияты хезмәткәре Айсылу Галиева хәбәр итте. Айсылу Галиева әйт...

Татарстан китап нәшрияты сайтында Муса Җәлилнең "Моабит дәфтәрләре"н түләүсез кулланырга мөмкин булачак. Бу хакта Татарстан китап нәшрияты хезмәткәре Айсылу Галиева хәбәр итте.


 


Айсылу Галиева әйтүенчә, быел "Моабит дәфтәрләре" тулысынча яздырылган, әмма сайтка ул тулысы белән куелмаган. Калганы 2019 ел башында куелачак.
Шигырьләрне Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдус Әхмәтҗан укый.
"Илдус Әхмәтҗан әлеге шигырьләрне бик тәэсирле итеп укыды. Ничә кеше белән сөйләштем, хәтта ир-атлар да шигырьләрне тыңлаганда, елауларын әйтәләр. Бу Илдус абыйның укуы күңелләргә барып җитә алган дигән сүз", - диде Айсылу Галиева.
"Моабит дәфтәрләре"н әлеге сылтама аша тыңлап була.

 
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/30/176166/

Комментарийлар