Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан китап нәшрияты дәүләт субсидиясе белән быел 114 төр китап бастыра

Быел ел азагына кадәр Татарстан китап нәшрияты социаль әһәмияткә ия әдәбиятны бастыру өчен дәүләт субсидияләре программасы нигезендә 114 төр китап бастырып чыгарачак. Бу хакта Татарстан китап нәшрияты...

Быел ел азагына кадәр Татарстан китап нәшрияты социаль әһәмияткә ия әдәбиятны бастыру өчен дәүләт субсидияләре программасы нигезендә 114 төр китап бастырып чыгарачак. Бу хакта Татарстан китап нәшриятының 100 еллыгына багышланган чыгышында “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев әйтте.
Татарстанда китап бастыру һәм аерым алганда, Татарстан китап нәшрияты эшчәнлегенә бәйле мәгълүмат белән ул "Китап нәшер итү тарихы һәм китап сәүдәсенең заманча үсеш тенденцияләре" дип аталган фәнни-гамәли конференциядә уртаклашты.
“Республикада 120 предприятие полиграфия эшчәнлеге алып бара. Нәшрият эшчәнлеге алып баручы предприятиеләр саны - 87. Алар арасында иң уңышлылары - Татарстан китап нәшрияты, “Заман”, “Мәгариф”, “Хәтер”, “Акчарлак”, “Сүз” һәм “Юлбасма”. Татар телендә бастырылган китапларның саллы өлешен Татарстан китап нәшрияты тәэмин итә. Ул Россия Федерациясенең иң зур дәүләт милли нәшриятларының берсе”, - диде Айдар Сәлимгәрәев.
“Нәшрият елына уртача 200гә якын китап чыгара. Аларның гомуми тиражы 500 мең данәдән артык. Региональ китап бастыру эшенә социаль әһәмияткә ия әдәбиятны бастыру өчен дәүләт субсидияләре зур ярдәм күрсәтә. Шуның ярдәмендә республика язучыларының китаплары укучыларга барып ирешә ала”, - диде ул чыгышында.
Айдар Сәлимгәрәев 2018 елда программа нигезендә 275 мең тираж белән 125 төр китап басылганлыгын әйтте. Быел ел ахырына кадәр 242 мең тираж белән 114 китап чыгарылачагы турында мәгълүмат бирде.
Татарстан китап нәшриятының 100 еллыгы уңаеннан оештырылган фәнни-гамәли конференция "Ногай" кунакханәсенең Тукай конференцияләр залында үтте. Конференциядә китап сату белән шөгыльләнүче Россия оешмалары җитәкчеләре, язучылар, галимнәр һәм башкалар катнашты. Кунакларны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/14/196953/

Комментарийлар