Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан китап нәшрияты басмаларын популяр интернет-кибеттә сата башлаганнар

Татарстан китап нәшрияты басмаларын популяр интернет-кибеттә сата башлаганнар. “Ozon.ru” сайтында татар мәдәнияте һәм тарихы турында 22 басманы алып була.Татарстан китап нәшрияты үз продукциясен Росси...

Татарстан китап нәшрияты басмаларын популяр интернет-кибеттә сата башлаганнар. “Ozon.ru” сайтында татар мәдәнияте һәм тарихы турында 22 басманы алып була.
0116
Татарстан китап нәшрияты үз продукциясен Россиянең онлайн-ритейлерлары аша халыкка таныту өчен, татар әдәбиятын интернет-кибет мәйданнарында урнаштыру турында килешкән.
Интернет-кибеттә сатыла торган китаплар арасында Раил Фәхретдиновның “История татар”, Алла Сальникованың “Татарская „Алифба“: история и современность”, шулай ук “Татарстан халыклары әкиятләре” китаплары бар.
Моннан тыш, интернет-кибеттән әдәбият дәреслеге, шул исәптән Ләйсән Шәяхмәтованың “Татарский язык для начинающих. Интенсивный курс” басмасы, Фираз Харисовның “Иллюстрированный татарско-русский тематический словарь” һәм башка басмаларны алырга була.
Татарстан китап нәшриятының “Ozon.ru” сайтына тәкъдим ителүче китаплар саны киләчәктә артачак. Шулай итеп, интернет-кибеттә татар әдәбияты китапханәсе озакламый тагын 10 исемдәге китапка тулыланачак.
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар