Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан китап нәшрияты: Балалар өчен фәнни-танып белү китапларын язучы авторлар юк

Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты редакциясе мөдире мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен татар телендәге фәнни-танып белү китапларын язучы авторлар булмавын әйтте.«Әти-әниләр бише...

Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты редакциясе мөдире мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен татар телендәге фәнни-танып белү китапларын язучы авторлар булмавын әйтте.

«Әти-әниләр бишек җырын җырлый, такмак әйтә, әкият сөйли — балага әдәбиятны өйрәтәбез. Баланың мохите аның белән генә чикләнми. Техника, медицина, география турында нигә сөйләшмәскә?! Ул өлкәләрдә баланың белемен арттыру, тел мохитен киңәйтү өчен фәнни-танып белү китаплары кирәк. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен фәнни-танып белү китапларын язучы, авторларыбыз юк», — ди ул.
Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин сүзләренчә, нәшрият мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен фәнни китаплар төзү өчен аерым фокус төркеме оештырган.
«Без, балалар тәрбиячеләре белән бергә, фокус төркемнәр оештырдык. Киләчәктә балалар бакчаларында файдалана алырлык нинди әсбаплар кирәклеген ачыкларга тырыштык. Балалар өчен язу бик авыр эш. Ничә яшь булуга карамастан, үзең дә бала телендә сөйләшә белергә тиеш» — ди ул.
Аның сүзләренчә, ел дәвамында Россия территориясендә сатылган китапларның 70 проценты — балалар китаплары. Киләчәктә Татарстан китап нәшрияты ике фәнни-танып белү китабын чыгарырга планлаштыра.
Татарстан Республикасы президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе, «Татнефть» хәйрия фондының «Рухият» программасы ярдәме белән Татарстан китап нәшриятында балалар өчен фәнни-танып белү өлкәсенә караган тәрҗемә китаплары басылып чыкты. Алар тән төзелеше, хайваннар дөньясы, техника турында. Ул сериянең дәвамы итеп, башлангыч мәктәптә укучы балалар өчен тагын ун китап бастырылачак.

Автор: Гөлүзә Ибраһимова


Фото: Солтан Исхаков


Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/15-11-2021/tatarstan-kitap-n-shriyaty-balalar-chen-f-nni-tanyp-bel-kitaplaryn-yazuchy-avtorlar-yuk-5843204

Комментарийлар