Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан җыелмасы Бөтенроссия кышкы универсиадасында җиңү яулады

Татарстан җыелма командасы Бөтенроссия Кышкы универсиадасында чаңгы ярышлары буенча команда зачетында беренче урынны яулады, дип яза «Известия». Чаңгы ярышлары Свердловск өлкәсенең Түбән Тагил шә...

Татарстан җыелма командасы Бөтенроссия Кышкы универсиадасында чаңгы ярышлары буенча команда зачетында беренче урынны яулады, дип яза «Известия».
 
Чаңгы ярышлары Свердловск өлкәсенең Түбән Тагил шәһәрендә узды. Илнең барлык төбәкләреннән килгән 300 гә якын студент призлы урыннарга лаек булу өчен көч сынашты.
Татарстан җыелма командасы – беренче, Смоленск өлкәсе вәкилләре – икенче, Чиләбе студентлары өченче урынга лаек булды.
Бөтенроссия Кышкы универсиадасы 28 февральдән 6 мартка кадәр дәвам итте.
Җиңүчеләр 2-12 мартта Красноярскида узачак 29 нчы Бөтендөнья Кышкы универсиадасында катнашачак.
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар