Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан җитәкчелеге халык язучысы Мөсәгыйт Хәбибуллин вафаты уңаеннан кайгы уртаклаша

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Татарстанның халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөсәгыйт Хәбибуллин вафат булу уңаеннан кайгы уртаклашты. Язучы озакка сузылган авырудан соң 4...

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Татарстанның халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөсәгыйт Хәбибуллин вафат булу уңаеннан кайгы уртаклашты.

"Мөсәгыйт Хәбибуллин үз эшенә тугрылык үрнәге булды, аңа зур җаваплылык, игелеклелек һәм кешелеклелек хас иде. Аның турында якты хәтер безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланачак", - диелә рәсми кайгынамәдә.
Кайгынамәне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров имзалаган.
Кайгы уртаклашучылар арасында Казан мэры Илсур Метшин, ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова, Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин һәм ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов да бар.
Бу хакта тулырак:https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/06/178336/

Комментарийлар