Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан инновацияләргә ярдәм итү үзәкләре саны буенча лидер санала

Татарстан Технологияләр һәм инновацияләргә ярдәм итү үзәкләренең саны буенча Россиядә лидер санала – республикада аларның исәбе 22гә җиткән. Бу хакта Татарстан Икътисад министрлыгы хәбәр итә.«Хәзерге...

Татарстан Технологияләр һәм инновацияләргә ярдәм итү үзәкләренең саны буенча Россиядә лидер санала – республикада аларның исәбе 22гә җиткән. Бу хакта Татарстан Икътисад министрлыгы хәбәр итә.
innovaciya-lidery
«Хәзерге вакытта Технологияләр һәм инновацияләргә ярдәм итү үзәкләренең төбәк челтәре 22 оешманы берләштерә. Әлеге күрсәткеч буенча Татарстан Республикасы Россия төбәкләре арасында лидерлык позициясен били: Мәскәү һәм Санкт-Петербургта – 9ар, Башкортстан Республикасында 6 шундый үзәк төзелгән», - дип искәрттеләр республика ведомствосында.
Мондый типтагы үзәкләрдә уйлап табучылар һәм фәнни хезмәткәрләрнең Роспатентның ябык мәгълүматлар базалары буенча бушлай эзләнүләр үткәрү, консультация һәм ярдәм алу мөмкинлеге бар.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/02/189117/

Комментарийлар