Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан «Имин һәм сыйфатлы юллар» проектын гамәлгә ашыруга 5 млрд сум тотачак

Татарстан «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча юлларны ремонтлауга 5 миллиард сумга якын акча юнәлдерәчәк. ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин «Татар-и...

Татарстан «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча юлларны ремонтлауга 5 миллиард сумга якын акча юнәлдерәчәк. ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
Татарстан «Имин һәм сыйфатлы юллар» проектын гамәлгә ашыруга 5 млрд сум тотачак
Проект буенча финанслауның гомуми күләме 5 миллиард сум тирәсе тәшкил итә, дип искәртте ул. Аның сүзләренчә, быел Казан агломерациясенә – 1әр миллиард (шуның яртысы – федераль, яртысы — республика казнасыннан), Чаллы агломерациясенә – 680шәр миллион (шулай ук 50гә 50), Түбән Кама агломерациясенә 480 миллион сум (РФ бюджетыннан — 432 миллион, ТР казнасыннан — 48 миллион) акча бүлеп бирелгән.
«Хәзерге вакытта Зур Казан боҗрасын төзү өчен Росавтодор белән килешүгә кул куярга җыенабыз. Аның кысаларында тагын өстәмә рәвештә 350 миллион сум акча бүленәчәк», - дип искәртте Артем Чукин.
Ул билгеләп үткәнчә, 2024 елга проект буенча норматив таләпләргә җавап бирә торган төбәк юлларының өлешен 50 процентка җиткерергә кирәк. «Казан, Чаллы һәм Түбән Кама агломерацияләре буенча норматив таләпләргә җавап бирә торган юлларның өлеше 85 процент тәшкил итәргә тиеш», - диде министр урынбасары.
Хәзерге вакытта төбәк автомобиль юлларының 46,3 проценты норматив таләпләргә җавап бирә, диде ул. «Узган ел нәтиҗәләре буенча тулаем алганда өч шәһәр агломерациясе буенча юлларның норматив торышы 81 процентка җитте», - дип билгеләп үтте Артем Чукин.
Фото: Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/06/187593/

Комментарийлар