Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан һәм WorldSkills Russia арасында кадрлар әзерләү турында килешү төзелде

Бүген "Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы" автоном коммерцияле булмаган оешма, "Яшь пофессионаллар" профессиональ берлекләрне һәм эшче кадрларны үстерү агентлыгы" Берл...

Бүген "Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы" автоном коммерцияле булмаган оешма, "Яшь пофессионаллар" профессиональ берлекләрне һәм эшче кадрларны үстерү агентлыгы" Берлеге белән Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
Татарстан һәм WorldSkills Russia арасында кадрлар әзерләү турында килешү төзелде
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы" автоном коммерцияле булмаган оешма генераль директоры Светлана Чупшева белән очрашты.
Очрашу Санкт-Петербургта Петербург халыкара икътисади форум кысаларында узды.
Работа делегации Республики Татарстан во главе с Президентом РТ Р.Н.Миннихановым в Петербургском международном экономическом форуме.
Килешү буенча Сәнәгать (икътисади) үсешен кадрлар белән тәэмин итү региональ стандартларын гамәлгә кертү буенча яклар хезмәттәшлеген күзаллый.
Документка имзаларын "Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы" автоном коммерцияле булмаган оешма генераль директоры Светлана Чупшева, "Яшь пофессионаллар" профессиональ берлекләрне һәм эшче кадрларны үстерү агентлыгы" Берлеге генераль директоры Роберт Уразов һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов куйдылар.
Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/06/187608/

Комментарийлар