Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан һәм Таҗикстан икътисади элемтәләрне үстерү өчен хөкүмәтара төркем төзиячәк

Татарстан һәм Таҗикстан республикалар арасында икътисади элемтәләрне үстерү белән шөгыльләнәчәк һәм сәүдә әйләнеше үсешен стимуллаштырачак хөкүмәтара эшче төркем төзиячәк. Бу хакта Татарстан Президент...

Татарстан һәм Таҗикстан республикалар арасында икътисади элемтәләрне үстерү белән шөгыльләнәчәк һәм сәүдә әйләнеше үсешен стимуллаштырачак хөкүмәтара эшче төркем төзиячәк. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон белән очрашу нәтиҗәләре буенча хәбәр итте.
Татарстан һәм Таҗикстан икътисади элемтәләрне үстерү өчен хөкүмәтара төркем төзиячәк<br>
«Без хезмәттәшлек перспективалары турында җентекләп фикер алыштык, даими эшләүче эшче төркем төзү планнарын билгеләдек, ул безнең бизнес вәкилләренең планнары буенча алга китәчәк юнәлешләрне формалаштырачак», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н.Минниханова с Президентом Республики Таджикистан Эмомали Рахмоном
Ул эшче төркем Таҗикстанда Татарстан компанияләре проектларын алып барачак һәм Таҗикстан бизнес вәкилләрен Татарстанга җәлеп итәчәк, диде. «Без автобуслар һәм кабель продукциясе җитештерә торган ике предприятиедә булдык. Мин безнең сәфәр Татарстан һәм Таҗикстан республикалары арасындагы мөнәсәбәтләр үсешенә җитди этәргеч бирәчәк дип ышанам», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/19/182905/

Комментарийлар