Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан һәм Кырым галимнәре Кырым татарлары тарихы турында күп томлык булдырачак

Кырым фәнни үзәге —Татарстан Фәннәр Академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты филиалы галимнәре Кырым татарларының биш томлы фундаменталь тарихын булдыруга керештеләр. Бу хакта «Татар-информ...

Кырым фәнни үзәге —Татарстан Фәннәр Академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты филиалы галимнәре Кырым татарларының биш томлы фундаменталь тарихын булдыруга керештеләр.
Татарстан һәм Кырым галимнәре Кырым татарлары тарихы турында күп томлык булдырачак<br>
Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына Татарстан институтының фәнни эшләр буенча директор урынбасары Радик Салихов сөйләде.
«Хәзер без басмага томнарның берсен әзерлибез, быел ул бастыруга әзер булыр дип көтәбез. Әлеге проектны уңышлы гамәлгә ашыру өчен илнең иң яхшы фәнни көчләре берләште. Чыннан да объектив, уйланылган эш алып барылуы мөһим. Әлеге хезмәтнең һәр бите катгый дәлилләнгән булырга тиеш», - дип билгеләп үтте спикер.
Моннан тыш, галимнәр «Кырым-татар халкының тарихи һәм мәдәни ядкәрләре җыентыгы» күп томлылыгын булдыруда эшлиләр. Басманың өч томы чыкты инде. Алар Бакчасарай һәм Симферополь шәһәрләренә багышланган. Быел Иске Кырым һәйкәлләре турында сөйләүче дүртенче томы чыгар дип көтелә. Шулай ук үзәк мәгърифәтче Исмәгыйль Гаспринский иншаларының тулы җыелмасының беренче ике томын бастырып чыгарды.
«Безнең иң төп бурыч — Россия дәүләте тарихы контекстында Кырым-татар халкының объектив тарихын күрсәтү. Әлеге уникаль басмалар - Татарстан һәм Кырымның уңышлы төбәк фәнни хезмәттәшлеге үрнәге», - диде Салихов.
Ул шулай ук Кырымда һәм Татарстанда ел саен үткәрелә торган фәнни-гамәли конференция турында сөйләде. Быел ул сентябрь аенда булачак. Очрашуда галимнәр хәзерге вакытта эшләнүдәге тарихи китаплар басмалары һәм башка мәсьәләләр турында фикер алышачак. «Төп бурыч — Кырым татарларының һәм Кырым халыкларының тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү буенча теоретик һәм гамәли бурычларны хәл итү тирәсендә фәнни көчләрне берләштерү», — дип өстәде әңгәмәдәш.
Кырым Республикасының Россия белән кушылу көне алдыннан Радик Салихов аларның берләшүе ил өчен дә, республика өчен дә зур әһәмияткә ия, дип билгеләп үтте.
Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/13/182480/

Комментарийлар