Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан һәм Башкортстан парламентлары хезмәттәшлек турында килешү имзалады

Татарстан һәм Башкортстан парламентлары алга таба хезмәттәшлек итү турында меморандум имзалады. Документка Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Башкортстан Корылтай башлыгы Константин Т...

Татарстан һәм Башкортстан парламентлары алга таба хезмәттәшлек итү турында меморандум имзалады. Документка Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Башкортстан Корылтай башлыгы Константин Толкачев имза куйды. Бу турыда республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан һәм Башкортстан парламентлары хезмәттәшлек турында килешү имзалады
Имзаланган меморандумда алга таба уртак эшчәнлек юнәлешләре билгеләнгән. Бу, аерым алганда, икътисад һәм социаль өлкәләрдә килешенгән сәясәт, халыкларның бердәмлеген ныгыту, шулай ук төрле уртак чаралар уздыру буенча эшчәнлек.

«Татарстан һәм Башкортстанның VI чакырылыш парламент депутатлары законнар чыгару эшчәнлеге тәҗрибәсе белән уртаклашу, законнар мониторингын үткәрү, мөрәҗәгатьләргә һәм закон чыгару инициативаларына ярдәм итү буенча хезмәттәшлекне дәвам итәчәк», диелгән матбугат хезмәте хәбәрендә.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, ике республика парламенты күп мәсьәләләр буенча консолидацияләнгән позициядә тора. «Уртак тырышлык белән федераль дәрәҗәдә субъектларның закон чыгару инициативаларына ярдәм итәргә тырышабыз. Бүген безнең парламент депутатларының киләчәктә сайлаучылар мәнфәгатьләрендә тагын да нәтиҗәлерәк файдалануына зур игътибар бирелергә тиеш, дип саныйм», - диде ул.

Константин Толкачев сүзләренчә, Башкортстан парламенты үз карарларын кабул иткәндә Татарстанның закон чыгару тәҗрибәсен исәпкә ала. «Без Татарстан парламенты кабул иткән закон проектларын игътибар белән күзәтәбез. Моннан тыш, без мониторинг нәтиҗәләре белән алмашабыз һәм, иң мөһиме, күп кенә актуаль мәсьәләләр буенча уртак позицияләребез бар», - диде ул.

  • 1997 елның мартында Татарстан Дәүләт Советы һәм Башкортстан Дәүләт Җыены - Корылтае арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Хезмәттәшлек закон чыгару җыеннары, парламент комитетлары дәрәҗәсендә дә алып барыла.


Фәрит Мөхәммәтшин Уфада шулай ук Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимов белән очрашты. Алар Татарстан һәм Башкортстан территориясендә төрле мәдәни һәм мәгариф проектларын гамәлгә ашыру турында фикер алышты.

Фото: gossov.tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/13/196886/

Комментарийлар