Татарстан һәм Алтай өлкәсе хезмәттәшлек итәчәк
Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында төбәкләр арасында 2016-2019 елларга исәпләнгән килешүгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Алтай өлкәсе губернаторы Александр Карлин кул куйды....
Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында төбәкләр арасында 2016-2019 елларга исәпләнгән килешүгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Алтай өлкәсе губернаторы Александр Карлин кул куйды.
![Фото http://president.tatarstan.ru сайтыннан алынды.](http://maydan.tatar/wp-content/uploads/2016/06/N8RGJSs1B7Y.jpg)
Әлеге документта сәүдә-икътисад, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни элемтәләр турында сүз бара.
Төбәкләр сәнәгать, авыл хуҗалыгы, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, төзелеш, туризм тармаклары буенча хезмәттәшлекне дәвам иттерәчәк.
Комментарийлар