Логотип «Мәйдан» журналы

"Татарстан гүзәле-2006" титулы иясен полиция хезмәткәрләре тоткарлаган

Тикшерү комитеты "Мисс Татарстан - 2006" титулы иясе, нәфис гимнастика буенча спорт остасы Виктория Буянцева гаризасы буенча эш башлады. Фото: l7e7o7n.narod.ru28 яшьлек кыз сөйләве буенча, Виктория ән...

Тикшерү комитеты "Мисс Татарстан - 2006" титулы иясе, нәфис гимнастика буенча спорт остасы Виктория Буянцева гаризасы буенча эш башлады.
839d134af16bfce375af7b9b8be2a53e Фото: l7e7o7n.narod.ru
28 яшьлек кыз сөйләве буенча, Виктория әнисе белән Казанның Меридиан урамында йөргәндә полиция хезмәткәрләре аларны туктатып, физик көч кулланган - берсе кызның телефонын алырга тырышып, кулын каерган, икенчесе сумкасын алмакчы булган, өченчесе әнисен тотып торган.
Хатын-кызларның кычкырышкан тавышына узып баручылар игътибар иткән, шуннан соң башка полиция хезмәткәрләре килгән. Шул вакытта тоткарлауның сәбәбен әйткәннәр - кызда тыелган әйберләр бар дип шикләнгәннәр. Нәтиҗәдә Буянцеваны полиция бүлегенә алып килгәннәр, ләкин тикшерү барышында берни дә табылмаган. Кызны өенә төнге икеләр тирәсендә генә җибәргәннәр. Шуннан соң Виктория әти-әнисе белән хастаханәгә барып, кулында һәм иңендә имгәнүләр барлыгы ачыкланган.
Хәзерге вакытта кыз әлеге вакыйганың шаһитларын эзли. Ә Тикшерү комитетында көч кулланып вазифаи вәкаләтләрне арттыру буенча тикшерү эше бара.
[embed]https://www.youtube.com/watch?time_continue=42&v=gakpP6GYwNE[/embed]
 
 

Комментарийлар