Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан галимнәре: Мәрҗани вафатыннан соң да татар халкына хезмәт итә

Вафатыннан соң да Шиһабетдин Мәрҗани татар халкына хезмәт итүен дәвам итә. Кичә Үзбәкстанда мәгърифәтчегә багышлап уздырылган конференцияне һәм "Мир Араб" мәдрәсәсенә аңа истәлек тактасы урнаштыруны Т...

Вафатыннан соң да Шиһабетдин Мәрҗани татар халкына хезмәт итүен дәвам итә. Кичә Үзбәкстанда мәгърифәтчегә багышлап уздырылган конференцияне һәм "Мир Араб" мәдрәсәсенә аңа истәлек тактасы урнаштыруны Татарстан галимнәре шулай бәяләүләрен әйтте.
2081
"Мәрҗани үзе исән вакытта да татар халкын бөтен дөньяга таныту өчен тырышты, эшләде. Хәтта аның вафатыннан соң да тулы бер халык, аның киң җилкәсенә ышыкланып бара дип образлы әйтеп була. Вафатыннан соң да ул халык өчен эшләвен дәвам итә", - диде Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтыннан филология фәннәре докторы Илһам Гомәров.
Галим дөнья күләмендә танылган мәдрәсәдә Шиһабетдин Мәрҗанигә аерым истәлек тактасы кую татар халкын таныта торган чара дигән фикердә. Бу чарага Бохара өлкәсе хәкиме, Үзбәкстан мөфтие килү - Татарстанны билгеле бер дәрәҗәдә тану, диде ул.
Институтның язма һәм музыкаль мирасы Үзәге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Азат Ахунов Мәрҗанигә истәлек тактасы кую идеясе барлыкка килгәннән соң бер елдан тормышка ашырылуын әйтте. "Истәлек тактасын кую да эзсез узмас дип уйлыйм. Тагын берәр елдан берәр нәтиҗәсе булыр - безгә кирәкле кулъязманы бастырып чыга алырбызмы, башка чыганакны табырбызмы дип уйлыйм. Кирәкле кешеләр белән очраштык", - ди галим.
Азат Ахунов әйтүенчә, хәзерге вакытта төп максатларының берсе - татар мирасы белән бәйле чыганакларны - кулъязмаларны, документларны фәнни әйләнешкә кайтару. "Мәсәлән, монда Утыз Имәнинең билгеле булмаган әсәре бар. Аның турында яңа гына белдек. Шуны кайтарасы бар, башка мәсьәләләр", - дигән мисал китерде ул.
Татарстан автономияле республика булганда союздаш республикалар тарафыннан Татарстанга, татарларга карата өстән караш булган, ди галим. "Хәзер киресенчә. Безгә зур игътибар белән карыйлар, ничектер үрнәк алырлык әйберләр көтәләр бездән. Ул сизелә, безгә ихтирам бар", - диде Азат Ахунов.
Фото: Рамис Латыпов

https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/22/181367/

Комментарийлар