Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан гадәттән тыш хәлләр министры югары әзерлек режимын кертте

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин иртәгә һава торышының бозылачагын күздә тотып «Югары әзерлек» режимын кертте.Министрлыкның матбугат хезмәтеннән...

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин иртәгә һава торышының бозылачагын күздә тотып «Югары әзерлек» режимын кертте.
Министрлыкның матбугат хезмәтеннән агентлыкка хәбәр итүләренчә, 21 майда төнлә һәм көндез республика территориясендә яңгыр һәм боз явуы, яшен булуы, шулай ук җилнең секундына 15-20 метрга кадәр көчәюе көтелә.
Югары әзерлек режимы кертелүгә бәйле рәвештә, Татарстанның барлык районнарындагы җирле янгын-коткару гарнизоннары башлыкларына оператив төркемнәрнең әзерлеген тикшерергә, электр тапшыру линияләре участоклары, су объектлары, республика юлларының (һ.б.) торышына мониторинг үткәрергә кирәк.
Моннан тыш, республика халкына һава шартлары турында үз вакытында хәбәр итү, идарә органнарының хәлнең үзгәрүенә оператив төстә реакция белдерүен (һ.б.) тәэмин итү зарур.


Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/20-05-2021/tatarstan-gad-tt-n-tysh-h-ll-r-ministry-yugary-zerlek-rezhimyn-kertte-5824012

Комментарийлар