Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан федераль бюджеттан фермерларга ярдәм итү өчен 889 млн сум акча алачак

2019 елдан 2021 елга кадәр Россия Хөкүмәте Татарстанга фермерларга ярдәм итү һәм авыл кооперациясен үстерү өчен 888,6 млн сум бүлеп бирәчәк.Бюджетара трансфертларны бүлү турындагы тиешле боерыкны РФ П...

2019 елдан 2021 елга кадәр Россия Хөкүмәте Татарстанга фермерларга ярдәм итү һәм авыл кооперациясен үстерү өчен 888,6 млн сум бүлеп бирәчәк.
Бюджетара трансфертларны бүлү турындагы тиешле боерыкны РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалады. Документ Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан эшләнгән.
Өч ел эчендә илнең 83 төбәге 13,82 млрд сум алачак: 2019 елда – 5,37 млрд сум, 2020 елда – 3,84 млрд сум, ә 2021 елда – 4,61 млрд сум, шул исәптән Татарстанга 339,2 млн, 264,9 млн һәм 284,3 млн сум акча күчереләчәк.
Акчалар «фермерларга ярдәм итү системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм итү» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында бүлеп биреләчәк.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/06/185761/

Комментарийлар