Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан эзтабарлары тагын 303 сугышчының җәсәден тапкан

Татарстан эзтабарлары Бөтенроссия "Хәтер вахтасы-2016"ның язгы этабы барышында 303 сугышчының җәсәден тапкан. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгында узган матбугат конференциясендә  "Ватан" берләшмәсе"...

Татарстан эзтабарлары Бөтенроссия "Хәтер вахтасы-2016"ның язгы этабы барышында 303 сугышчының җәсәден тапкан. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгында узган матбугат конференциясендә  "Ватан" берләшмәсе" ТР төбәк иҗтимагый яшьләр оешмасы советы рәисе Александр Коноплев хәбәр итте.
Vaxta pamyati
Спикер сүзләренчә, 16 апрельдән 12 майга кадәр республика төбәкләреннән 411 эзтабар, 36 отрядка бүленеп, 10 экспедициядә катнашкан. Алар Бөек Ватан сугышы узган Волгоград, Ленинград, Новгород, Ростов, Смоленск, Тверь, Псков өлкәләрендә эзләү эшләрен оештырган. "Безнең оешма өчен бу шактый зур саннар, өстәвенә, кризис елында. Узган ел белән чагыштырганда да үсеш күзәтәбез", - дип белдерде Коноплев.
Александр Коноплев сүзләренчә, нигездә, яшүсмерләр14 яшьтән алып  эзләү отрядлары әгъзалары булып китә. "Әмма искәрмәләр дә бар - эзтабарларның балалары өч яшендә дә экспедицияләргә чыга, - дип билгеләп үтте ул. - Урманга, эзләү хәрәкәтенә эләккән барлык яшьләр башка кешеләргә әверелә һәм гомер буенча эзтабар булып кала. Һәрхәлдә, укыган вакытта гына булса да. Безнең хәрәкәт яшәрә бара". Эзтабарлык эше хатын-кызлар өчен булмаса да, яшь кызлар да хәрәкәткә актив кушыла. Шул рәвешле, алар үзләренең тыныч киләчәкләре өчен башларын салучыларга бурычларын кайтарырга тели.
Коноплев сүзләренчә, Татарстан эзтабарларының иң күп санлы экспедицияләренең берсе Ленинград өлкәсенең Тосно районында тәмамланган. 1941-1944 еллардагы канкойгыч сугышлар районында эзләү эшләре 27 ел дәвам иткән.  Аның барышында 10 меңнән артык сугышчының җәсәде җирләнгән, 100дән артык солдат һәм офицерның исемнәре ачыкланган. Быел экспедиция эшендә республикадан 212 кеше катнашкан. Нәтиҗәдә, 96 солдатның җәсәде җирләнгән.
Республика эзтабарлары катнашкан икенче зур күләмле акция Ленинград өлкәсенең Выборг районында "Выборг-2016" эзләү экспедициясе кысаларында булган. Эзтабарлар 1941 елда финнар Выборгны камап алганнан соң оештырылган күпләп җирләү урынында эшләгән. Татарстанның 60 эзтабарының эше нәтиҗәсендә Кызыл Армиянең 146 сугышчысының җәсәде табылган. 6 медальон (аларның берсе укылган, берсенә экспертиза кирәк),  имзалы 3 кашык һәм имзалы 1 фляга табылган.
"Ватан" берләшмәсе" төбәк иҗтимагый яшьләр оешмасының идарәчесе Илья Прокофьев Выборгтагы территорияне беренче тикшергән вакытта Татарстан эзтабарларының христианнарның изге Николай иконасы окладын табулары турында әйтте. "Ул бик яхшы сакланган. Табылдык Выборгның хәрби дан музеена тапшырылды. Анда махсус стенд булдырыган һәм хәзер әлеге икона иң уникаль экспонат санала", - диде ул.
Прокофьев сүзләренчә, бер ел элек фин эзтабарлары Выборгтагы күпләп җирләү турындагы документларны Россия эзтабарларына тапшырган. "Анда моңарчы берәү дә белмәгән бик зур каберлек табылды. Шуңа да әлеге территориядә эшләр дәвам итәчәк", - диде ул.
Татарстан эзтабарларының даими эш урыны булып Новгород өлкәсенең Мясной Бор станциясе тирәсе кала бирә. Быел анда республиканың 8 отряды Кызыл Армия сугышчыларын эзләү белән  шөгыльләнгән. Нәтиҗәдә, 35 сугышчы җәсәде табылган, 2 сугышчының шәхесе ачыкланган.
Коноплев билгеләп узганча, илнең башка төбәкләрендә дә эзләү отрядлары зур эшләр башкара. Эзләү барышында алар Татарстан сугышчылары җәсәдләрен һәм үлем медальоннарын тапкан. Бу мәгълүмалар Казандагы ТР "Ватан" Бөтенроссия мәгълүмати-эзләү үзәгенә тапшырыла. Ленинград өлкәсенең Вороново районы тирәсендә "Миңгалиев Госман" дип имзаланган кашык табылган. Ул Татар АССРның Балык Бистәсе районына туып үскән кеше булып чыккан. Бүген "Татар-информ" агентлыгында узган матбугат конференциясендә Миңгалиевның бертуганының кызына сугышчының шәхси әйберләре тапшырылды.
Смоленскидагы сугыш урыннарында оештырылган эзләү эшләре дә нәтиҗәләр биргән. Җирле эзләү отряды снаряд төшүдән барлыкка килгән чокырда 3 совет сугышчысының җәсәден тапкан. Аларның берсе - Яңа Чишмә районы кешесе Салих Хәмәтҗанов. Берничә көннән соң 10 метр гына читтә булган икенче снаряд чокырында тагын 2 совет сугышчысының мәете табылган. Эзтабарлар ачыклаганча, аларның берсе Бөгелмә районыннан Василий Егоров булган. Әлеге сугышчыларның туганнары табылган һәм киләсе атнада алар, туганнары үлгән урыннарда булу һәм аларның җәсәдләрен җирләү өчен , Смоленск өлкәсенә барырга җыена.
 
 
http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар