Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан эшкуарлары республиканы Төркиядә Эшкуарлар форумында тәкъдим итте

Татарстан эшкуарлары Төркиянең Алания шәһәрендә узучы Эшкуарлар форумында республикабыздагы эшмәкәрлек торышы белән таныштырдылар. Чарада Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Азнакай шәһәрләреннән 50гә як...

Татарстан эшкуарлары Төркиянең Алания шәһәрендә узучы Эшкуарлар форумында республикабыздагы эшмәкәрлек торышы белән таныштырдылар. Чарада Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Азнакай шәһәрләреннән 50гә якын эшкуар катнашты. Бу турыда Россия мәдәнияте, мәгарифе, ярдәмләшү һәм бердәмлек җәмгыяте рәисе Мөхәммәт Карачай хәбәр итә.
Татарстан эшкуарлары республиканы Төркиядә Эшкуарлар форумында тәкъдим итте
Бөгелмәдән Илгиз Йосыпов форумның төп чыгыш ясаучысы булды. Үз брендын булдырган дизайнер Нурия Закирова “Мөселман кием-салымында этник колорит” дигән доклад белән чыкты. Роберт Әгъзамов эксклюзив автомобильләр җитештерү темасына, Марат Ялилов “Мөселман балалары өчен мәгариф системасы” темасына чыгыш ясады. Розалия Ибраһимова исә умартачылык үзенчәлекләре белән таныштырды.
Фото: Зара Кәбирова

https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/10/184250/

Комментарийлар