Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан Эчке эшләр министрының яңа урынбасары итеп Алексей Соколов билгеләнде

Татарстан Эчке эшләр министрының яңа урынбасары итеп Казанның Эчке эшләр идарәсенең элеккеге башлыгы, полиция полковнигы Алексей Соколов билгеләнде. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының...

Татарстан Эчке эшләр министрының яңа урынбасары итеп Казанның Эчке эшләр идарәсенең элеккеге башлыгы, полиция полковнигы Алексей Соколов билгеләнде. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Россия Федерациясе Президенты Указы белән полиция полковнигы Алексей Соколов Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры урынбасары итеп билгеләнде», – дип аңлаттылар ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Алексей Соколов 1975 елда Зәй шәһәрендә туа. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын тәмамлаган. Эчке эшләр органнарында хезмәт юлын 24 ел элек Зәй районы эчке эшләр бүлеге оперуполномоченные вазифасында башлаган. Соңгы 2,5 елда Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы вазифасын башкарды.
Күп кенә дәүләт һәм ведомство бүләкләре: «Җәмәгать тәртибен саклауда аерылып торган өчен», «Хезмәттәге батырлыгы өчен», «Хәрби бердәмлек өчен», «Хезмәттәге уңышлары өчен» медальләре бар.
Аңа «Татарстан Эчке эшләр министрлыгының атказанган хезмәткәре» дигән мактаулы исем, шулай ук «Хезмәткә тугрылык өчен», «Криминаль милициянең иң яхшы хезмәткәре», «Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының мактаулы хезмәткәре», «Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында яхшы хезмәт иткән өчен» дигән күкрәк билгеләре бирелде.
http://tat.tatar-inform.ru/news/2019/04/04/183915/

Комментарийлар