Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан дәүләт хезмәткәрләре баскетбол буенча көч сынашты

18 декабрь көнне Казан «Баскет-холл»ында Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында баскетбол буенча финал ярышлары үтте. Бу хакта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм с...

18 декабрь көнне Казан «Баскет-холл»ында Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында баскетбол буенча финал ярышлары үтте. Бу хакта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
image222871096
Матчта беренче урын өчен республиканың Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм Икътисад министрлыгы хезмәткәрләреннән торган командалар көч сынашты. Икътисадчыларны 28:7 исәбе белән Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы командасы җиңде.
Баскетбол буенча финал ярышларында өченче урынга ТР Федераль казначылык идарәсе командасы лаек булды.
Шулай итеп, спартакиаданың гомуми зачеты нәтиҗәләре түбәндәгечә:
1. Татарстан Президенты Аппараты;
2. ТР Министрлар Кабинеты;
3. ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы.
 

Комментарийлар