Логотип «Мәйдан» журналы

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе сайтында Интернет радио эшли башлады

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе сайтында тест режимында тәүлек буе татарча эшли торган музыкаль «Татарстан авазы» дип исемләнгән интернет-радио эшли башлады, дип хәбәр итә үзенең фейсбук битенд...


«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе сайтында тест режимында тәүлек буе татарча эшли торган музыкаль «Татарстан авазы» дип исемләнгән интернет-радио эшли башлады, дип хәбәр итә үзенең фейсбук битендә Раил Садретдинов.


0147-1

Бу яңалыкны якыннарга, дусларга, туганнарга ирештерүнең мөһим булуы әйтелә хәбәрдә. «Татарстан авазы» интернет-радиосында классик җырларны, эстрада, халык җырларын, инструменталь әсәрләр тыңларга була.


«Һәр көнне 20:45 минутта нәниләр өчен «Әкияттә кунакта» тапшыруы. Татарстан радиосының алтын фондын тәшкил иткән зур форматтагы тапшыруларны — әдәби-музыкаль композицияләрне, радиоспектакльләрне, әдәбият, сәнгать әһелләре белән әңгәмәләрне төнге сәгатьләрдә тыңлап була», — дип белдерелә хәбәрдә.

 
Фото: Рамиль Гали

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар