Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан депутатлары эшмәкәрләрне архивларга хисап бирергә мәҗбүр итәчәк

Татарстан депутатлары эшмәкәрләрне оешмалар бетә калган очракта архив документларын Татарстан Дәүләт архивына саклауга тапшырырга мәҗбүр итәчәк. Бу хакта кичә Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдән...

Татарстан депутатлары эшмәкәрләрне оешмалар бетә калган очракта архив документларын Татарстан Дәүләт архивына саклауга тапшырырга мәҗбүр итәчәк. Бу хакта кичә Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстанның архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова хәбәр итте.
“Ябылган оешмаларның документларын саклауга тапшыру мәсьәләсе актуаль. Практикада документларын архивка тапшырмаган оешмалар бихисап. Документларны тапшыру гражданнарны пенсия яки бүтән хокуклары белән тәэмин итү өлкәсендә социаль яклау кирәклеге белән аңлатыла. Еш кына архивларга оешмалар турында мәгълүматны үзләренә эзләргә туры килә”, - диде Гөлнара Габдрахманова.
Узган ел муниципаль архивлар саклауга 19 мең документ, эшләүдән туктаган оешмаларның шәхси составы буенча якынча 16 мең документ кабул иткән. “ТР Юстиция министрлыгына № 129 ФЗ һәм № 125 ФЗ “РФда архив эше турында” “Юридик затларның һәм индивидуаль эшкуарларның дәүләт теркәве турында” федераль законына үзгәрешләр кертү хакында закон проектлары эшләнде һәм күзәтүгә җибәрелде”, - диде ул.
 https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/12/182404/

Комментарийлар