Соңгыларына игътибар итсәң, илдәге кризис тирәнәя барган саен «халык ышанычлыларының» матди хәле яхшыра бара, дигән нәтиҗә ясарга була. Әйтик, Дәүләт Советының 100 депутаты узган ел бергәләшеп 5 миллиард 248 миллион сум акча эшләгән. Бу 2014нче ел белән чагыштырганда 21 процентка күбрәк. (Шул ук вакытта рәсми статистика халыкның реаль керемнәре 6 процентка кимүен күрсәтә). Әлеге сумманың саллы өлеше – 1,8 миллиарды депутат Рөстәм Сабировка туры килә: ул үзе җитәкләгән «Татнефтепродукт» ягулык салу станцияләрен «ТАИФ» компаниясенә саткан булган. Икенче урында узган ел беренчелекне яулаган «Кулон» холдингы хуҗасы Альберт Фәхретдинов (696 миллион), өченче позициягә «Татсоцбанк» рәисе Анастасия Колесова менгән (аның кереме бер ел эчендә өчтән бер өлешкә арткан). Иң «ярлы» депутат – моңарчы «Бердәм Русия»нең «Яшь гвардиясен» җитәкләгән Ксения Владимирова. Ул нибары 455 мең сум гына алган, ягъни аена 38 мең сум тирәсе дигән сүз. Тулаем алганда, Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары елына уртача 52,5 миллион сум акча эшли. Узган елда бу сан 43,3 миллион булган.
Мәскәүгә җибәрелгән депутат-сенаторларыбыз республикада эшләүче коллегаларыннан бераз калыша. Дәүләт Думасы белән Федерация Советында эшләүче Татарстан вәкилләре бергәләшеп 550 миллион сум керем алганнар (һәрберсе уртача 32,4 миллион). Тик алар арасында да аерым рекордчылар бар: «Кызыл Шәрык Агро» хуҗаларының берсе Айрат Хәйруллин декларациядә 226 миллион, ә «Нәфис» ширкәте акционеры Ирек Богуславский 173 миллион керем күрсәткән.
Комментарийлар