Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан чаңгычылары Россия чемпионатында команда зачетында җиңде

Татарстан җыелма командасы чаңгы ярышлары буенча команда зачетында вакытыннан алда Россия чемпионатында җиңде. Алар гомуми 2624 очко җыеп, 4×5 километр һәм 4×10 километр эстафеталарында җиңүче булды....

Татарстан җыелма командасы чаңгы ярышлары буенча команда зачетында вакытыннан алда Россия чемпионатында җиңде. Алар гомуми 2624 очко җыеп, 4×5 километр һәм 4×10 километр эстафеталарында җиңүче булды. Турнир Архангельск өлкәсендә уза. Бу турыда Татарстанның Чаңгы һәм биатлон федерациясенең әйдәп баручы белгече Гөлсирә Солтанова хәбәр итте.
«Татарстан иң яхшы әзерлекле иң оста 30 спортчыны җибәрде. Җиңү турында сөйләгәндә, чаңгычының матди кызыксынуларын да төшереп калдырырга ярамый, чөнки без рейтинг алып барабыз. Очколар күбрәк булган кешенең акча эшләү мөмкинлеге бар. Тренерлар белән дә шундый ук алым», - диде Гөлсирә Солтанова.
Алда чаңгычы кызларларны ирекле стиль белән  50 километр дистанция көтә. Ир-ат чаңгычылар 70 километрга ирекле стиль белән супермарафон дистанциясенә чыгачак. Шулай ук алар барысы да марафон ярышларында «алтын» өчен көрәшә алачак. Шулай да Татарстан командасын очколар буенча көндәшләре куып җитә алмаячак.
http://tat.tatar-inform.ru/news/2019/04/08/184140/

Комментарийлар